Ф.Сафин прозасында юмористик м сатирик чаралар
Автор: Ситдыйкова Ч.Ф.
Журнал: Теория и практика современной науки @modern-j
Рубрика: Основной раздел
Статья в выпуске: 12 (66), 2020 года.
Бесплатный доступ
Мәкаләдә хәзерге татар прозасының күренекле вәкиле Ф.Сафинның 1980-1990 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә сатира һәм юмор чаралары анализлана.
Проза, сатира, юмор, алым
Короткий адрес: https://sciup.org/140275170
IDR: 140275170
Текст научной статьи Ф.Сафин прозасында юмористик м сатирик чаралар
Ф. Сафинның эпик төрдә иҗаты юморескалар, юмористик хикәяләрдән башлана. Язучының беренче хикәяләре «Татарстан яшьләре» газетында, «Чаян» журналында басыла, 1992 елда «Соңгы көз» дип аталган повесть һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.
Беренче әсәрләрендә шул еллар татар прозасындагы гомум тенденция – тормыштагы тискәре күренешләрне сәнгатьчә фаш итү омтылышы аеруча көчле була. Бу вакытта аерым ситуацияләр җентекле тасвирлана, эчтәлек алышыну алымы кулланыла. «Нервың гына чыдасын» (1988), «Якшамбе - ял кене» (1976) h.6. хикаяларда хазерге заманда кешеларнец бер-берсена карата шафкатьсезлеге, мархаматсезлеге, дорфалыгы кYрсатела, ахлаксызлык, кеч куллану, ^абер-золым кебек кYренешлар танкыйтьлана. Эсарларда «кечсезларне - куркыту, кечледан -курку» фалсафасен кире кагу чагылыш таба.
Автор ирониясе, мазакчел ситуациялар язучыныц «Ярыш» (1974), «Якшамбе ял кене» асарларенда отышлы файдаланылган. Элеге хикәяләрдә күршеләр, дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр юмористик рухта яктыртыла, көнчелек дуслыкка, күршелеккә зыян китерүче күренеш буларак бирела.
«Нигә кердем соң әле» (1980), «Күркә» (1981), «Ызгышлы сәфәр» (1981) әсәрләрендә язучы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне юмор объекты итеп ала һәм иронияле карашы аша үткәрә. Фикерләре терле булу, ызгыш чыгу аркасында ире - бер баласына, хатыны - икенче баласына кунакка китә («Ызгышлы сәфәр»). «Күркә» хикәясендә Оммикамал исемле хатын иц элек ире Эхматне KYршесена «эт» итеп CYга, а инде ахирәте Әхмәтне «күркә» дип атагач, ирен яклап чыга, аны мактый. «Нига кердем соц але» асаренда язучы ир-атны берникадар вакытка хатын-кыз урынына куеп карый (урын һәм эчтәлек алышыну). Балалар бакчасына хатыны янына йомыш белән кергән Кави Рәхилә үтенече белән тәрбияче ролен башкарырга мажбур. Ир-атныц балаларга терле «командалар» биреп, тәртип урнаштырырга теләве көлке уята. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне әсәрләрнең үзәгенә кую язучыга үзсүзлелек, гаилада бер-береца юл куймау, юкка тавыш чыгару, бер-берецне хурлау кебек кYренешларнец магънасезлеген кYрсатY ечен кирак.
«Дицгез уртасында бер кораб» (1989) хикаясенда язучы текст эченда текст бирү алымына мөрәҗәгать итә. Мөхти белән Тәкәрли телевизордан сүзсез фильм карыйлар: берсе фильмны мәгънәсез дип таба, икенчесенең күңеле болгана, җирәнү хисе туа. Баксаң, кинофильмда күргәннәр реаль чынбарлыкны чагылдыра икән (фильм-чынбарлык янәшәлеге). Бу – тормышны читтән торып бәяләү мөмкинлеге бирә, тискәре якларны күрергә ярдәм итә. Кинофильм кешеләрнең тормышын, яшәү рәвешен чагылдыра. Хикәянең исеме символга әйләнә: диңгез – җиһан, кораб кешеләр тормышы мәгънәләрендә кулланыла. Әдип тормышта трагик һәм комик хәлләр һәрчак янәшә яшәгәнлеген ассызыклап үтә.
Ф. Сафинның «Оҗмахта яңа ел» (1977) хикәясе башлангыч чор әсәрләре арасында аерым урын алып тора. Биредә юморның гына теше үтә алмаслык хәлләр сатира чаралары ярдәмендә сәнгатьчә гәүдәләндерелә. Сатирик герой – Әхтәм Бариечның «теге» дөньядагы тормышы фани дөньядагысына каршы куела (антитеза). Әхтәм Бариеч Чалшайганов «ни теләсә, шуны кылана»: алдаша, хәләл булмаган «балда-майда йөзә», хатынына хыянәт итә һ.б. «Теге» дөньяда алдашу, «кара» гамәлләр кылу катгый тыела. Һәр ел азагында оҗмахтагыларның еллык гамәлләренә йомгак ясала, әлеге эш белән махсус комиссия шөгыльләнә (герой бу комиссияне фани дөньядагы райком бюросы белән чагыштыра). Фани дөньяда Яңа ел алдыннан рәис буш вәгъдәләр биреп, алдагы елга күчерелә торган булса, оҗмахта болар барып чыкмый. Оҗмах таләпләрен үтәмәсәң, «яңа елга чыгасы юк». Яңа елга чыгу – оҗмахның түренәрәк үтү дигән сүз. Әхтәм һәр елны иске елда калдырыла, оҗмах ишеге төбеннән ары китә алмый, «киләсе елда да тәртибе үзгәрмәсә, тәмугка җибәреләчәк». Сәбәбе: Әхтәм биргән вәгъдәсен үтәмәгән. Фани дөньяда алдау, хәйлә юлы, танышлык белән көн күргән рәис ахирәттә куркуга кала. Геройның сират күпере янында үз чиратын көтеп тору күренеше шул хакта сөйли: «Исемә килсәм, озын, тар гына басма алдында торам. Мондагы халык... Ата улны, ана кызны белми. Кыямәт көне икән. Басам дигәнем сират күпере булып, адәм затларын шунда гөрзиләр белән куалап кертеп торалар... Һәркемнең култык астында гамәл дәфтәре. Минем дәфтәр «Правда» гәҗите теркемәсе кадәр. Ичмасам, ник берәр җүнле сүз булсын анда... Шулай, куркуымнан җепкә абынып егылыр дәрәҗәдә хәлсезләнеп, күпер төбенә килеп җиттем» [1, б.86].
Вакыйгалар үстерелеше дә сатирик образны тулырак күрсәтү максатына хезмэт итэ. Тэмугта януын кYЗ алдына китереп калтырана-калтырана сират күпере төбендә басып торганда, Әхтәмне янә фани деньядан калган «танышлык» коткара: Сэхипгэрэев ярдэме белэн ул о^махка Yткэрелэ, гамэл дэфтэре юкка чыгарыла - ^эhэннэмгэ «олактырыла».
Эсэр азагында Эхтэм Бариеч ни эшлэргэ белми: дусты Сэхипгэрэев, хисап эшлэрендэ буталчыклар чыгару сэбэпле, тэмугка озатылган, таныш -белешләре оҗмах түренә үтеп беткәннәр... «Фани дөнья булса, гариза язып башка кулайрак эшкэ кучэр идем дэ, монда мемкин тYгел шул»[1, б.88] дип уфтана герой. Аның Чалшайганов фамилиясе символик мәгънәгә ия: чалыш сүзеннән булырга охшый. Янәшәлекләр (геройның фани дөньядагы тормышы, оҗмахтагы тормышы), фантастик образлар (фәрештәләр), гипербола («геройның гамәл дәфтәре «Правда» газеты теркәмәсе кадәр»), антитеза (фани денья - о^мах) кебек алымнар сатирик персонажны мәйданга чыгара. Сатирик характер аша язучы шундый кешеләрне эш башында тоткан жрмгыятьне бэяли.
«Ашыгыч чара» (1980) хикәясендә арттыру алымы ироник мөнәсәбәт белдерү өчен хезмәт итә. Иң элек көлкеле мохит тудырыла: җиргә сөт түгелү аркасында чебен җыела, ис чыга. Шуннан соң ашыгыч чаралар күрелүе тасвирлана: сөт түгелгән җиргә комиссия, чокыр казырга экскаватор, җирне эттерергә бульдозер җибәрелә. Яңгыр яву сәбәпле, эш туктатыла, ченки сет юылып бетэ, э экскаватор казыган тирэн чокыр шэНэр халкына истэлеккэ кала. Сет тYгелY вакыйгасы сэяси мэгънэ ала.
Ф. Сафинның беренче хикәяләренә рус әдәбиятында А. Чехов, Е. Петров, М. Салтыков-Щедрин, татар эдэбиятында Ф. Яруллин, Х.
Сарьян әсәрләрендә дә очратырга мөмкин булган көтелмәгән чишелешләр хас, бу әсәрләрнең эчтәлеген тагын да мавыктыргыч, интригалы, кызыклы итә. «Иртә җитлегү» (1982), «Кодалар» (1982) юморескаларында сурәтләнгән вакыйгаларны, хәлләрне текстның азагында гына реаль бәяләп була. Әйтик, «Иртә җитлегү» дип исемләнгән юморескада егет кызны озатырга рөхсәт сорый, озата, бераз утырыйк, ди, күңелсез була башлагач, кызның ботын чеметеп ала, тегесе – «яңагыннан ут күрсәтә». Көтелмәгән финал – болар 4-5 яшьлек балалар икән. Биредә язучы Ф. Әмирхан, Г. Гобәйдуллин кебек сатириклардан килгән логик адаштыру алымын уңышлы кулланган.
1980-2000 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә Ф. Сафин җәмгыятьтьтәге тискәре күренешләр (формальлек, кода-кодагыйлык, гаиләдә бер-береңә юл куймау һ.б.), замана кешеләрендәге тискәре сыйфатлар (ялагайлык, комсызлык, көнчелек, мәкер, мин-минлек, битарафлык һ.б.) турында сөйли, алар беренче карашка юмористик булып тоела. Бу, бигрәк тә, геройларны яратып, җылы юмор ярдәмендә характерлар итеп тудыруда күренә. Ләкин эчтәлек, төп төшенчәләрнең аңланылышы үзгәрү ирония хасил итә. Автор ирониясе исә кешенең кыйммәтен санга сукмаган җәмгыятькә, бер-беренә игътибарсыз һәм ихтирамсыз, көнчел кешеләргә юнәлтелгән. Фәлсәфи яктан, кешенең үз гамәлләренә, тирәсендәгеләргә объектив бәя бирә алмавы хакындагы фикер тоемлана. Бу юлда язучыга логик адаштыру, гипербола, мәзәкчел я гыйбрәтле ситуация (комик һәм трагик хәлләр), көтелмәгән финал, эчтәлек алышыну, янәшәлекләр, сатирик образлар куллану, антитеза кебек сатирик алымнар һәм комик чаралар ярдәм итә.
Список литературы Ф.Сафин прозасында юмористик м сатирик чаралар
- Сафин Ф. Соңгы көз: повесть, хикәяләр. Чаллы: "КамАЗ" нәшр., 1992. 86 б.