Ф.Сафинны 1990-2020 елларда иат ителгн хикялренд поэтик алымнар

Автор: Ситдыйкова Ч.Ф.

Журнал: Мировая наука @science-j

Рубрика: Основной раздел

Статья в выпуске: 12 (45), 2020 года.

Бесплатный доступ

Мәкаләдә хәзерге татар прозасының күренекле вәкиле Ф.Сафинның 1990-2020 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә кулланылган поэтик алымнар өйрәнелде, әсәрләрдә символик образлар, детальләр, табигать, хатирәләр, ретроспекция һ.б. бирелеше анализланды.

Проза, алым

Короткий адрес: https://sciup.org/140265180

IDR: 140265180

Текст научной статьи Ф.Сафинны 1990-2020 елларда иат ителгн хикялренд поэтик алымнар

Ф.Сафинныц 2000-2020 елларда язылган хикэялэрендэ совет чорындагы аерым күренешләрне яңа чор күзлегеннән бәяләүгә, милли проблемаларга өстенлек бирелә. «Гөлләрем, сиреньнәрем» (2001)

хикәясенең төп герое – үткәннәрне, элеккегене сагынып, моңланып искә алучы кеше. Язучы ретроспекция алымы ярдәмендә үткәннәрне тергезә, бүгенге көн белән чагыштыра. Хәтердә яңартылганнар үкенү, сагыну хисен барлыкка китерә. Замананың наркомания, катнаш никахлар, ришвәтчелек кебек тискәре яклары Әхмәди һәм Хөсни картлар тарафыннан кире кагыла. Алар, төрле авырлыклары булуга карамастан (сугыш, сугыштан соңгы еллардагы ачлык-ялангачлык, физик хезмәт һ.б.), элеккеге яшәү рәвешен, авылны сагына. Әсәрдә берничә мәртәбә Хөсни тарафыннан кабатланган «ямьле яшәдек» сүзләре рефрен булып яңгырый. Бу әсәрнең тәэсирлеген арттыра, укучының игътибары язучы теләгән фикергә (асылда иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләргә, аның шәхескә йогынтысына) юнәлтелә. Традицион символик ай, җил образларын куллану романтик геройларның сагыну хисен тагын да көчәйтә.

Язучының «Әүлия» (1994) хикәясендә эчкечелек кешене юкка чыгаручы сыйфат буларак күрсәтелә. Йөз-биткә матур, эшкә оста, «алтын куллы» Хәйдәр эчкечелек аркасында гаиләсен кыерсыта. Сабый баланың әтисенә үлем теләве, «Түлке... иң беренче, үскәч... суга агу салам да әтиемә эчерәм» [1; б. 278], дигән сүзләре мәсьәләнең соңгы чиккә, абсурд дәрәҗәгә җиткерелүе турында сөйли, экзистенциаль проблемага әйләнә.

Милли тематикага язылган «Бишек» (2007), «Курайчылар» (2007) әсәрләрендә уртак хасият бар – язучы символлар ярдәмендә зур мәгънә белдерә. «Курайчылар» хикәясендә язучы өлкән буын кешесен, балалар иҗат үзәгендә курайчылар түгәрәген җитәкләүче Гарәф абзыйны әсәрнең үзәгенә куя. Герой курайчылар «үстерә», аның өчен бу – эш урыны гына түгел, изге вазифа, буыннарга тапшырылырга тиешле бурыч. Әсәрдә курайчылар – татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклаучылар, буыннарны бәйләүчеләр. Курай милли символга әйләнә, бишек тэ шулай. Альбертлар гаилэсе ечен ул - «искелек калдыгы», «агач савыт», Нэфисэлэр ечен - «изге оя» («Бишек»).

«Хат ташучы» (2006) әсәрендә язучы урман эчендә урнашкан кечкенә авылның проблемаларын ача. Авыл картларына ярдәм итүче бердэнбер кеше - хат ташучы Элфэт: авылда яшэYчелэрнец ышанычы, юатучысы. Әлфәтне эштән куу авылның киләчәге хакында уйландыра. Эсэрдэ «милли гореф-гадэтлэрдэн, йолалардан башка миллэтнец килэчэге юк», дигэн фикер укыла.

Ф. Сафинныц 1990-2020 елда и^ат ителгэн кыска кулэмле эсэрлэре арасында хикэя-хатирэлэре игътибарга лаек. «Эй, китап, китап» (2004), «Иртәнге нурлар» (2005) әсәрләре автобиографик рухта булып, аларда эдипнец балачак истэлеклэре сыйфатлана.

«Тулганай» (2006), «Кое» (2007) хикэялэре совет чоры тормыш-яшәешенә багышланган, аларда советчыл мифны җимерү омтылышы тоемлана. «Тулганай» хикәясендә Фирүз исемле малайның үзенең дусты Тулганай исемле эте белән совет чорындагы гаделсезлекләргә, тәртипсезлекләргә (комсомол секретаренең алма урлашырга керүе, авылдагы эт-песилэрне Yтертеп бетерY h.б.) каршы керэшYе ышандыргыч итеп тасвирлана. Шушы контекстка язучы шартлы-абсурд модель урнаштыра: советларныц этлэрне hэлак туе емет-ышанычларныц, гореф-гадәтләрнең югалуына тиңләштерелә («этсез авылга бүреләр ияләшә»); аннары шартлы сурэт совет хекYмэте ясаган Yзгэрешлэргэ карата яцгыраш ала («Ике-еч айдан терле яклардан этлэр алып кайта башладылар. Тене буе авыл естендэ эт тавышы. Аларга безнец авыл, безгэ алар ят»1). Язучы көчләп тагылган карашларның, үзгәрешләрнең халык тарафыннан кабул ителмэвен, мондый кануннарныц вакытлыча булуын искэртэ.

Шулай итеп, Ф.Сафинның 1990-2020 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә янәшәлекләр, табигать сурәтләре, күпвакыт әсәрләрнең исеменә чыгарылган символик образлар куллану милли, иҗтимагый, тарихи темаларны ачарга мөмкинлек бирә. Язучы отышлы файдаланган балачак истәлекләре, хатирәләр, ретроспекция алымы совет чорын яктыртуда, яңа чор күзлегеннән бәяләүдә катнаша. Проблеманы геройларның күңелләре аша үткәрү, аларның телләре аша әйттерү, әсәр эчтәлегенә рефрен, кабатлаулар кертеп җибәрү мәсьәләнең җитдилегенә басым ясау өчен кирәк, укучыны әңгәмә корырга чакыра, тарихта кылынган хаталар хакында уйландыра, кирәкле нәтиҗәләр ясарга этәрә. Хикәяләрдә абсурд дәрәҗәгә җиткән тормыш фонында калкулаштырып бирелгән милли-дини детальләр яшәешнең өстенлеген раслый, киләчәк хакында чаң суга.

Файдаланылган әдәбият:

1. Сафин Ф.М. Әүлия // Ф.М. Сафин. Шәүлә: роман, хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 278 б.

Список литературы Ф.Сафинны 1990-2020 елларда иат ителгн хикялренд поэтик алымнар

  • Сафин Ф.М. Әүлия // Ф.М. Сафин. Шәүлә: роман, хикәяләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. - 278 б
Статья научная