Н.Гыйматдинованы 1970-1985 еллар прозасында поэтик алымнар
Автор: Ситдыйкова Ч.Ф.
Журнал: Мировая наука @science-j
Рубрика: Основной раздел
Статья в выпуске: 12 (45), 2020 года.
Бесплатный доступ
Мәкаләдә Н.Гыйматдинованың 1970-1985 еллар прозасында кулланылган поэтик алымнар, психологизм чаралары өйрәнелде, әсәрләрдә контраст образлар, символик детальләр, табигать һ.б. бирелеше анализланды.
Проза, психологизм, алым
Короткий адрес: https://sciup.org/140265181
IDR: 140265181
Текст научной статьи Н.Гыйматдинованы 1970-1985 еллар прозасында поэтик алымнар
-
Н. Гыйматдинова эдэбиятка 1970 еллар башында килэ, беренче хикэялэре «Азат хатын» журналында басылып чыга, 1981-1986 елларда «Су хикәяте» (1981), «Бердәнберем» (1983) һәм «Талпыну» (1986) исемле ^ыентыклары денья KYpэ. Олеге тупланмалардагы хикэялэрдэ автобиографик мотивлар естенлек итэ: совет чоры кешелэре, бигрэк тэ яшьләр, аларның тормышы, дөньяга карашы, характерлары формалашуы, хис-кичерешлэре тасвирлана. Язучы Yзенэ таныш, якын вакыйгалар, хэллэр
турында яза, шәхси тормыш тәҗрибәсе белән бәйле рәвештә шул чор өчен мehим булган мэсьэлэлэрне кутэрэ. Купвакыт эсэрлэрдэ, мэхэббэт яисэ җавапсыз мәхәббәт темасына бәйле, романтик башлангыч алга чыга. Бер үк вакытта әсәрләрдә схематизм, характерларның тормыш шартларына тәңгәл килеп бетмэве кебек сыйфатлар да кузэтелэ.
«Очрашу» (1981) хикэясенец узэк герое буяучы кыз Марсилэ - уз хезмэтен яратып башкаручы, яца йортларны бизэп, узен чиксез бэхетле тоючы кеше. Эшкә аны мәхәббәте рухландыра: Марсиләгә хезмәт сөяргә, үз хезмәтеннән канәгатьлек алырга өйрәткән Риф аның остазы гына түгел, сөйгән кешесенә дә әверелә. Ләкин кыз егеткә үз хисләрен белдерми. Риф укырга китә, берничә елдан җитәкче булып кайта, аның кыяфәтен язучы болай тасвирлый: «гади комбинизонны кара костюм, ак күлмәк алыштырган, хәтта чәчләре элеккечә тузып тормый, бер якка пөхтәләп тарап куелган» [3, б. 8]. Рифныц холкы да узгэреш кичергэн, ул - чыныккан, кечле, кырыс. «Мин сине мондый пычрак эштә калырсың дип көтмәгән идем, Марсилә» [3, б. 8], дигэн сузлэре кыз ечен мыскыллау булып яцгырый, ул аларны ^итэкче кешенец гади эшчегэ тубэнсетеп каравы кебек кабул итэ. Асылда, бу сузлэр - Рифныц Марсилэне алга барырга ендэве. Эсэрдэ «апрель тамчылары» емет, ышаныч символы буларак кулланылган.
Моца охшаш ситуация Н. Гыйматдинованыц «Яшь куцел» (1981) хикәясендә чагылыш таба. Романтик иҗатка хас булганча, мәхәббәт, саф хислэр тирэлекне, геройны узгэрту чарасына эйлэнэ. Язучы тезелешкэ мэ^бури килгэн кыз Назыйрэнец хис-кичерешлэрен, остазына гашыйк булу күренешен сурәтли. Укытучы булырга хыялланган кыз өчен төзелештә эшләү шактый авыр була. Назыйрәне рухландыручы кеше - остазы Разил. Ахыр чиктә кызда буячы һөнәренә сүнмәс мәхәббәт уяна. Разил ярдәме белән кыз буяган стеналар «^ырлап тора».
«Су хикәяте»ндә (1981) табигать халәте геройның кичерешләре белән тэцгэллэшэ (суныц шашып аккан чагы - герой куцелендэ ташыган хислэр). Буячы кыз Рәфинә тормышындагы югалтулар да, табышлар да Су белән бәйле. Ул сөйгән кешесен теплоходта очрата, давыл вакытында Айнан һәлак була, Гриша белән аларны янә Су таныштыра һәм аера. Бик авыр вакытларында хатын, ярдәм көткәндәй, Су янына омтыла. Герой халәтенә бэйле рэвештэ су - «югалту», «тынычлану», «килэчэккэ ышаныч» символы буларак бирелэ.
Шул ук вакытта язучы әсәрдә совет системасына тәнкыйди карашын белдерә; сәяси хаталарны барлау, бәяләү, үкенү мотивы калкулана. Традицион производство әсәрләрендәге кебек, урындагы җитәкчеләрнең намуссызлыгы стажер егет Илдус образына бэйле яктыртыла. Янып-кееп эшләүче Рәфинәгә төзелеш прорабы Кадыйров кушуы буенча зыян китерүе Илдусны вөҗдан газабына сала. Ахыр чиктә ул, Рәфинәдән гафу үтенеп, хокук органнарына мөрәҗәгать итә. Кадыйров үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы, әхлаксыз герой булып күз алдына баса. Совет хакимияте «тезегэн стенаныц тертке-тертке булып кубып тешY» детале - совет чорының ясалма асылына, ялган идеалларына, ахыр көннәре җитүгә ишарәли. Әмма язучы каләменә мондый катлаулы мәсьәләне күтәрерлек тэ^рибэ ^итмэY дэ Yзен сиздерэ.
И^ади Yсешнец бер юлын язучы каршылыкларны теп эйдэп баручы көчкә әйләндерүдә күрә. «Җан тынычлыгы» (1981) хикәясендә гадәти авыл гаиләсе тормышы мисалында әхлаклылык проблемасы күтәрелә. Хисмәт авыл халкыннан үз хезмәте өчен акча алмый. Шушы факт әсәрдә каршылык тудыра: комсыз хатыны тарафыннан «акча эшләмисең, акча юк» дип битәрләнгән ир яшәргә каравыл йортына күчә, биредә җан тынычлыгы таба. Хикәянең исеменә чыккан «җан тынычлыгы» язучы йөз тоткан романтик и^ат концепциясен кYрергэ ярдэм итэ.
Эсмабикэнец «игезэге» - «Кемеш тэцкэ» (1981) хикэясендэге бухгалтер Закир, ул язучы кире кага торган тормыш моделенең билгесенә эйлэнэ. Гомерлек тормыш юлдашын да «ведомость ярдэмендэ» сайлаган ир көмеш тәңкә өчен бер түтәл гүзәл чәчәкләрне юкка чыгара. Шушы кечкенә бер кYренеш-деталь Закирныц комсыз, вакчыл адэм булуын дэлилли.
Эсэрлэрдэ авыл кешелэренец тормышы гадэти, кендэлек ыгы-зыгысында, хезмэткэ hэм кенкYреш мэсьэлэренэ бэйле сурэтлэнэ. Шушы фонда характерлар каршылыгы ачыла. Эйтик, «Торна кияве» (1983) эсэрендэ язучы хезмәт сөюче, тырыш сыер савучы хатын Гайфәрә һәм «кәкре каенлы йортта ярым-йорты тормыш алып баручы Торна Гарэфие» [3, б. 20] образларын куз алдына бастыра. Ике герой кушылып уртак тормыш кора алмый, чөнки аларның максатлары, холыклары бер түгел. «Китек Сәгыйрь» (1983) хикэясенец узэгенэ авыр авыл тормышыннан, эштэн качып шэhэргэ киткэн кешенец куцел газаплары куела, аныц асылын сагыш, укену «камап алган». Язучы туган ^иренэ битараф кешелэрнец бер урында да бэхетле була алмавын ассызыклый.
Артистлар, рэссамнар, журналистлар тормышы, аларныц уз эшлэренэ менэсэбэтлэре, яшэу максатлары Нэм принциплары мэсьэлэлэренэ кагылган хикэя-повестьлар Н. Гыйматдинованыц башлангыч чор и^атында аерым урын алып тора. Гомумән, алтмышынчы - сиксәненче еллар әдәбиятында интеллигенция вэкиллэренэ игътибар арта. Элеге елларда и^ат ителгэн А.Расихның «Ике буйдак» (1965), Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» (1965), А.Гыйләҗевның «Урамнар артында яшел болын» (1968), М.Мәһдиевның «Без - кырык беренче ел балалары» (1968), «Фронтовиклар» (1972), М.Маликованың «Шәфкать» (1983), Э.Касыймовның «Бир кулыңны, дустым» (1969) һ.б. әсәрләр шул хакта сөйли. Әлеге әсәрләрдә төп конфликтлар гражданлык һәм мещанлык, халык тормышына һәм эшенә шәхси җаваплы караш белән бары үз мәнфәгатьләрең турында гына кайгырту арасында хасил булалар. Авторлар, үз чорының идеологик карашлары рухында фикер йертеп, югары гражданлык сыйфатларына ия булган замандашның, аның актив тормыш позициясенең мещанлык фәлсәфәсеннән, яшәү рәвешеннән өстен чыгуын күрсәтәләр. Бу герой еш кына социалистик яшәү рәвешен үзендә чагылдырган, аның тормышта тантана итүе өчен керэшкэн шэхес итеп алга бастырыла [5, б. 25]. Н.Гыйматдинованыц «Куцел кузе» (1983), «Ата белэн бала» (1983), «Талпыну» (1986) эсэрлэрендэ зыялылар тормышы төрле каршылыкларга (героиняның үз эчендәге каршылыгы, тирэ-юньдэгелэр белэн каршылыгы h.б.) бэйле рэвештэ сурэтлэнэ, эхлакый нэти^элэргэ алып килэ.
Әйтик, «Ата белән бала» повестенда конфликтка китерүче төп сәбәп – гаилэгэ Yзенчэлекле караш. Бу - ГелYсэ-Идрис, ГелYсэ-Галлэм ага, ГелYсэ-анын этисе менэсэбэтлэрендэ чагылыш таба. Идрис - гаилэгэ, хатынына, балаларга битараф кеше, эгоист. Гелусэ исэ, гаилэ ечен яши. Идриснен, бала тешерергэ кушуы героинянын эчендэ каршылык барлыкка китерэ - ул икеләнә, нишләргә белми (аерым бер вакытта ире әйткәннәрне үтәргә дә эзер). Эсэрдэ Идрис образынын игезэге дэ бар: ул - «^ырны - улем», «артистларны - урам этенен сынары» дип санаган кырым кешесе, Гелусэнен чын этисе. Язучы анын исемен дэ атамый, тес-кыяфэтен дэ тэфсиллэп тасвирламый, бары теге яки бу ситуациядэ башкарган эш-гамэллэрен генэ курсэтэ. Эсэр ахырында инде бу затнын эгоист кына тYгел, шул эгоистлыгы аркасында бэхетсез кеше булуына инанасын. Анын капма-каршысы Галлэм ага - миhербанлы, сабыр кеше, Гелусэне уз кызы кебек ярата, дерес юлны сайларга булыша. Гелусэ-Галлэм образлары ярдэмендэ «ата белэн бала» менэсэбэтлэренен матур урнэге ачыла.
Язучынын «КYцел кузе» повестендагы журналист кыз Марсилэ -дөреслек, хаклык өчен көрәшүче герой. Марсилә көчсезләрне кызгана һәм аларга ярдәм итәргә һәрчак әзер. Кызның бу сыйфатына әсәр башында ук басым ясала: кыз яралы көчекне коткара. Алга таба Марсилә энергияле, талантлы, кыю, намуслы журналист буларак сыйфатлана. Прораб Алеша аны «намус судьясы» дип атый.
Әсәрдә каршылык Марсилә белән сөйгән кешесе Шамил арасында хасил була. Журналистлык эше - Марсилэнец яшэу максаты; Шамил исэ, анын эшлэвенэ каршы. Язучы Шамилне уз-узен генэ яратучы, берникадэр куркак, битараф кеше буларак сурэтли. Автор ир белэн хатын арасындагы каршылыкны тулы чагылдыру өчен хат алымына мөрәҗәгать итә. Шамилнең уз кичерешлэрен, уйларын телдэн белдеру ечен телэге дэ, кыюлыгы да житми: «Сез - ей бизэге, бала YCтерYче ана, свекле ир хатыны итеп яратылган гузэл затлар. Ташла журналистлыгыцны» [3, б. 85], дип язылган сүзләре Марсилә белән араларын тагын да ерагайта, мәсьәләне кискенлэштерэ.
«Талпыну» повестенда сэнгатьнец тормыштагы урыны-роленэ язучы фэлсэфи якын килэ, Мэрьям образы аша Yзенен эстетик идеалын укучы KY3 алдына бастыра. Мэрьямне кечкенэ вакытта энисе ташлый. Ул тормышныц ачысын-течесен Y3 ^илкэсендэ татый: авыр физик хезмэт, авылдашларыныц кырын каравы һ.б. Язучы аның аерым сыйфатларын күпертеп куя: Мәрьям -гадел, дөреслеккә баручы, максатына ирешүчән, саф күңелле. Сөйгән яры Илгизәрнең әнисе Минбәдәрнең фермада сөткә су өстәвен күргәч, кыз хатынның ялганын фаш итә. Бу хәлдән соң Илгизәр аңа әнисен кешеләр алдында акларга куша, ләкин кыз алдау юлына басмый. «Син, Илгизәр, көнгә еч мэртэбэ битецне юарсын,, кардай ап-ак KYлмэк киярсец, э KYнелендэге мәкерне су белән дә юалмассың, ак күлмәк тә кигезә алмассың. Кеше тәне белэн тYгел, ^аны белэн карала» [4, б. 141], - дип ^авап кайтара.
Н. Гыйматдинованыц 1970-1986 елларда и^ат ителгэн кYпчелек эсэрлэрендэ ике катлы тормыш моделе тезелэ, хыял-идеалдагы модельдэ рухи башлангычның өстенлеге ассызыклана. Әмма чиктән тыш арттыру аша ике төрле яшәү рәвешен каршы кую кайчак әсәрләрнең ышандыру көчен киметә, бер үк вакытта укучыга тәэсир итү, мавыктыру мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, романтик рухта язылган «Хыял» (1983) повестеның төп герое -тормыш-яшэешнен авырлыгына, гаделсезлегенэ борчылучы романтик, рәссам Динә. Аның өчен камил булмаган тормыштан бердәнбер качу урыны - хыял дөньясы. Әсәрдә төп каршылык та романтиклардагыча: хыял һәм чынбарлык арасында. Сәнгать кешесе буларак, Динә талантлы, матурлыкны күрә белә, иҗаты аша тормышны «якты төсләргә» буярга омтыла. Чынбарлык исә, «караңгы төсләр»гә буялган. Төсләр символикасы әсәрдәге каршылыкны тагын да кискенлэштерэ. Геройнын уйлары, кичерешлэре, кYнелендэ барган Yзгэреш-хэрэкэт алгы планга чыга. Ул геройдагы гомуми канэгатьсезлек, дереслеккэ, идеаль тормышка омтылу кебек билгелэнэ. Динэ идеаль җәмгыять, бары якты төсләрдән генә торган тормыш турында хыяллана, андый урынның («планетаның») барлыгына ышана. Ялгышлар, каршылыклар аша герой хакыйкатьләр ача, нәтиҗәләр ясый. Язучының максаты - шушы юлдан баручынын кYHелендэге гамь-борчуларын, соклануларын, тирән кичерешләрен укучыга җиткерү кебек тоела. Динә образына, анын хис-кичерешлэренэ бэйле рэвештэ ике терле тормыш -кYHегелгэн ^ир тормышы hэм илаhи-идеаль денья Yзэккэ куела.^негелгэн тормыш-чынбарлык тэнкыйтьлэнэ, пессимистик компонент ачык билгелэнэ башлый. Хыял һәм чынбарлык арасындагы чикләр җуела. Хыялдагы тормышны идеаллаштыру, хыялга мөрәҗәгать итү, аның белән аралашу, фэлсэфи hэм лирик чигенешлэр ясау кузэтелэ. Рухи башлангычнын естенлеге ассызыклана. Герой үзенә чынбарлыкта табылмаган таяну ноктасын башка яссылыкта эзли башлый, үзенә күрә илаһи көч эзли һәм аны Хыял образында таба. Ул - Динәгә ярдәм, киңәш кирәк булган чакта пәйда булучы зат, бәлки сурәт. Динә аның белән аралаша, сөйләшә, киңәшләшә, килүен көтеп ала. Язучы матди hэм идеаль-хисси деньяны аерып куя. Эсэрдэ поэтик чаралар ярдэмендэ сэнгатьнен тормыштагы урыны-роле билгелэнэ: ул геройнын яшэу рэвешенэ эйлэнгэн. Гомумэн, Н. Гыйматдинованын бу чор эсэрлэренен структурасын идеаллаштырылган тормыш рэвешен пропагандалау, анын капма-каршысын кире кагу хасил итэ.
«Китмә, улым!» (1981), «Бердәнберем» (1983) повестьларында сугыштан сонгы еллар тормышы геройнын шэхси кичерешлэре аша яктыртыла. «Китмэ, улым!» эсэрендэ теп герой Талипнын бугенгесе Yткэне белэн урелеп бара (вакыт белэн уйнау алымы). Сугыштан исэн-сау кайткан Талип - гадел, намуслы кеше. Анын капма-каршысы - уз мэнфэгатьлэрен генә кайгыртучы авыл рәисе Шәрук. Талипка нәфрәт белән янган рәис егетнең йөргән кызы Галимәне көчли, хатынлыкка ала, кыйный, авырлы килеш кыш көннәрендә салкында тота, ахырда өеннән куып чыгара. Алар арасындагы аерманы язучы явызлык һәм яхшылык арасындагы мәңгелек керэш дэрэ^эсенэ кYтэpэ.
«Бердәнберем» повестенда сүз матурлык хакында бара (герой тормышының матурлыгы, ана белән бала мөнәсәбәтләренең матурлыгы, эчке матурлык h.б.) Повестьта сугыштан сонгы еллар авырлыгы теп герой Гайшэнен башына тешкэн шэхси авырлыклар белэн Ypелеп китэ. Гайшэнен, башка бик куп хатын-кызларнын кебек Yк, ире фронтта hэлак була. Егерме бер яшендэ ул тол хатын-кызлар исемлегенэ керэ. Гайшэ тормышын балалар укытуга багышлый. Сугыштан соңгы елларда, ач, ялангач балаларга ярдәм итY ечен, ул еен, киемнэрен - бар булганын кызганмый.
Гайшэ-Гелсирин образларына бэйле эсэрнен Yзэгенэ ана белэн бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең матурлыгы чыга. Гайшә, «азгын» тормыш алып баручы хатын Рәшидә үлгәч, аның бер яшьлек баласын тәрбиягә ала, аны укыта, үстерә. Бала өчен барысын корбан итә - кияүгә чыкмый, урманда утын кисә һ.б. Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр аерым бер җылылык белэн тасвирлана.
Эчке дөнья матурлыгы шофёр егет Марат образына бәйле күрсәтелә. Геройнын портреты, тышкы кыяфэте анын эш-гамэллэре, Y3-Yзен тотышы белэн ярашмый. Марат hэpчак Гелсирингэ ярдэм итэ, анын яклаучысы була. Тышкы кыяфэт ямьсезлегенэ, Э. Еникинен «Матурлык» хикэясендэгечэ, контраст рэвештэ KYнел деньясынын матурлыгы каршы куела. «Ямьсез егет... Ямьсезмени ул? Түгел лә! Гөлсирин аны шулай атап һич тә мыскылларга ^ыенмый. Егетнен ^аны изге икэнен белэ ул» [2, б. 72]
Язучының төп герой тормышын гади, күп язмышларның берсе итеп биpYе, hэp кешедэ яхшы hэм начар сыйфатлар булган кебек, Маратнын тышкы һәм эчке дөньясының тәңгәл килмәве, ана белән бала менэсэбэтлэренен бетен тулылыгында суpэтлэнYе чынбарлыкка якынлык тудыра, уйландыра.
«Сонгы очрашу» (1983) эсэрендэ игътибар кеше психологиясенэ юнэлтелэ, сюжет нигезенэ гадэти булмаган кYpенеш - кеше белэн эт арасындагы мөнәсәбәтләр салынган. Аучы Сабир үзсүзлелеге, горурлыгы аркасында тугры дусты Алаколакныц бердэнбер баласын чабып Yтерэ. Эт моны кичерэ алмый - явыз, ерткыч бYрегэ эйлэнэ; ху^асыныц сыерын, сарыкларын чәйнәп бетерә. Алаколакның явызлыгы Сабирдан кала берәүгә дэ тими, тора-бара эт аны да тынычлыкта калдыра: урман саклый башлый.
Соцгы кеннэрендэ Сабир - бэхетсез. Карт ^ан тынычлыгы таба алмый. Бэхетсезлекнец сэбэбе нэрсэдэ? Язучы турыдан-туры бу сорауга ^авап бирми, бәлки Сабир картның тормышы белән таныштыра килә, персонажның бYгенге халэтен ача. Карт Y3 гомерендэ акча ечен мецлэгэн кошларны, ^энлеклэрне харап иткэн. Урман рэн^ешеме бу? (Урман - эдибэ и^атында изге урын, тынычлык, матурлык символы). Эт каргышымы? Бәхетсез Сабир карт Эт-БYрене YтерY телэге белэн яши. Улыныц улемен Алаколак рэн^еше дип кабул итэ. Эсэр азагында Эт-БYре белэн очрашкач, карт Y3 гаебен таный, яшьлек дустыннан гафу Yтенэ. Язучы шулай кеше-табигать берлеген раслый.
«Алан уртасында ялгыз йорт» (1984) повестенда Әлфия белән Әнәснең күңел дөньялары, хисләрен күрсәтү эчке сөйләм, монолог кебек психологизм алымнары аша тормышка ашырыла. Эчке сөйләм уйланулар, хатирәләр, күз алдына баскан картиналарны үз эченә ала: «Бервакыт трамвайда күргән иде ул аны. Күрде дә сикереп торып урын бирде. Күзләрен мөлдерәтеп, Ждббаровка карады да ояла-ояла гына утыргычка сыенды. Шундый матур итеп оялды ул! Ситса күлмәгендәге алсу чәчәкләр йөгерешеп ике битенә кунды. Кыз онытылмавы белэн, шактый озак ^эфа чиктерде...» [1, б. 257] Биредә геройның хисләре сүз белән тасвирлана һәм аның физик эквиваленты - хэрэкэт, ишарэ, кыяфэте, йез Yзгэреше китерелэ.
Ялгызы гына урманда калганнан соң, Әнәснең уйлары монолог формасында бара, егет Y3-Yзенэ KYплэгэн сораулар бирэ, ^аваплар таба алмый. «Әлфиядә нинди сагыш икән ул? Каян килгән моң аңарда? Нишләп ул Энэснец юлына килеп басты?» [1, б. 247] h.б. Монологлар геройныц каршылыклы хисләрен, икеләнүен ачу чарасы булып тора. Әсәр азагында Энэснец сейгэн кешесен югалтуы турындагы хэбэрне кабул итэсе килми, ул ышанырга теләми. Бу хисләрнең ачык сурәтләнеше эчке сөйләмдә табыла. Нәкъ менә шушы алым язучы иҗатында психологизм тудыруның төп чарасына, аның стиль билгесенә әйләнә.
Гомумән алганда, Н. Гыйматдинованың 1970-1985 елларда иҗат иткән хикәя-повестьлары – тәҗрибә туплау үрнәге, алдагы чор иҗаты өчен җирлек булып тора. Аларда сюжетны кискен каршылыкларга кору, ачкыч-билгеләр, күренеш-детальләр, охшаш яки контраст образлар, хисләрне яшерү алымы, гадәти булмаган вакыйгалар сурәтләнү, эчке монологлар ярдәмендә тирән психологизм тудыру кебек поэтик алым һәм чаралар сынау үтә, язучының әдәбиятта үз юлын эзләве турында сөйли.
Файдаланылган әдәбият:
-
1. Гыйматдинова Н.М. Ут күбәләге: повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – 270 б.
-
2. Гыйматдинова Н. М. Бердәнберем: Хикәяләр һәм повестьлар – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. 168б.
-
3. Гыйматдинова Н.М. Су хикәяте: хикәяләр һәм повестьлар. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1981. 251 б.
-
4. Гыйматдинова Н. М. Талпыну: Повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 264 б.
-
5. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. Казан: «Раннур» нәшр., 2001.
Список литературы Н.Гыйматдинованы 1970-1985 еллар прозасында поэтик алымнар
- Гыйматдинова Н.М. Ут күбәләге: повестьлар. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. - 270 б.
- Гыйматдинова Н. М. Бердәнберем: Хикәяләр һәм повестьлар - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. 168б.
- Гыйматдинова Н.М. Су хикәяте: хикәяләр һәм повестьлар. - Казан: Татар.кит. нәшр., 1981. 251 б.
- Гыйматдинова Н. М. Талпыну: Повестьлар һәм хикәяләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. - 264 б.
- Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. Казан: "Раннур" нәшр., 2001.