Н.Гыйматдинованың 1989-2020 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә поэтик алымнар

Автор: Ситдыйкова Ч.Ф.

Журнал: Экономика и социум @ekonomika-socium

Рубрика: Основной раздел

Статья в выпуске: 12-2 (79), 2020 года.

Бесплатный доступ

Mәкаләдә хәзерге татар прозасының күренекле вәкиле Н.Гыйматдинованың 1989-2020 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә кулланылган поэтик алымнар өйрәнелде, әсәрләрдә символик образлар, детальләр һ.б. бирелеше анализланды.

Проза, алым

Короткий адрес: https://sciup.org/140260680

IDR: 140260680

Текст научной статьи Н.Гыйматдинованың 1989-2020 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә поэтик алымнар

Н.Гыйматдинованыц 1989-2020 елларда укучыга тэкъдим ителгэн хикәяләрендә милли проблемаларга өстенлек бирелә, гадәти булмаган вакыйга-кYренешлэр билгеле бер мораль-нэсихэткэ юнэлеш ача, аерым бер очракларда аларныц дини-фэлсэфи, и^тимагый эчтэлегендэ каршылыклы фикерлэр дэ очрый. «Дога» (2011), «Боламык» (2002), «Котылу» (2018) хикәяләрендә милләт, аның язмышы, киләчәге өчен борчылу мотивы үзен нык сиздерэ. Мэсэлэн, «Дога» эсэрендэ ешкерY тормыштан бизгэн рэссам Сәлимәне савыктыра. Геройның шәһәр эчендә матур бизәкле иске йортка тап булуы, анда ак киемнэн йeрYче, ак чэчле-кашлы эби белэн сукыр карт яшэве символик мэгънэле: алар дингэ, элеккеге гореф-гадэтлэргэ бэйле рэвештэ, якты киләчәккә ышаныч кебек аңлашыла. «Боламык», «Котылу» хикәяләрендә башка милләт кешесе белән тормышны бәйләүнең аяныч хәлләргә китерүе хакында бәян ителә. «Боламык» әсәрендә Серафима исемле урыс хатынына өйләнеп, утыз ел буе әнисенең хәлен белергә кайта алмаган, гомере буе табут ясап гомер кичергэн Кадыйр-Коленьканыц Y3 тормышын үзгәртергә ихтыяры җитми. «Котылу» хикәясендә җиңел холыклы Зинаида белән яши башлаган Солтанның хатасын табигать төзәтә: сөяркәләр сөялгән карт еянкене яшен суга.

Фантастик рухта иҗат ителгән «Киләчәк» (2012) әсәрен язучы ма^аралы хикэя дип атый. Эдибэ табигатьнец, гореф-гадэтлэрнец, миллэтнец юкка чыгу куркынычын кYрсэтY ечен вакыт hэм ен-теш белэн уен алымын куллана (бу хасият алга таба язучының повестьларында үзгә бер дөнья сурәтенең нигезенә әйләнә). Хикәядә Ләйләнең элеккеге зират урынында урнашкан алма бакчасында күргән хикмәтләре турында сөйләнелә. Ләйлә ял иткән вакытта йокыга китә (кыз шулай дип уйлый) һәм 70 елдан соң булачак тормышка килеп эләгә. Язучы тарафыннан сурәтләнгән алдагы көн коточкыч: кош-кортлар Yлеп беткэн, тирэ-якта таш, «тимер-томыр» (машиналар, очкычлар), кеше яшәр өчен чиста һаваны сатып алырга мәҗбүр, «тел», «милләт», «гаилә» дигән төшенчәләр бетерелгән. Илтанның Миллэтлэр йортында тереклек итYче тире белэн сеяктэн генэ торган эбисе -телне, йолаларны белгән бердәнбер кеше. Милләтләр йортының ябылуы турындагы хэбэр - миллэтнец юкка чыгуы хакында чац сугу булып ацлашыла.

  • Н.    Гыйматдиновага күләм ягыннан җыйнаклыкны саклаган хәлдә мәгънәви тирәнлеккә ирешүдә детальләр ярдәмгә килә. Әйтик, «Сурәт» (2000) хикэясендэ кY3гэ ташланып торучы деталь - сурэт. «Зиннэт ечен хэзер

    деньяда бердэнбер кадерле нэрсэ сурэт иде...» [1, б. 330]. Ул теп герой Зиннәтне бүгенге тормышы хакында уйландыра, элеккегесен бәяләргә, үз хаталарын танырга чакыра. «Каеш» (2002) хикэясендэ дэ вакыйгалар эсэрнец исеменэ чыккан деталь-билгегэ бэйлэнеп китэ. Этисе, сугыштан исэн кайтса, Yзенец каешын малаена бYлэк итэргэ вэгъдэ бирэ, эмма сYзендэ тормый: аны икенче хатыннан туган улына калдыра. Әсәр азагында герой балачакта хыялланган каешны эт муенында куреп таный.

Тормышныц сэяси-и^тимагый ягына караган хикэялэрдэ халыкныц яшәү рәвеше, җәмгыятьне һәрдаим борчыган мәсьәләләре яктыртыла. Бу вакытта терле катлам кешелэрнец эчке деньясын, борчуларын, уй-хислэрен күрсәтү алгы планга чыга, язучының кеше психологиясен яхшы белүе тоемлана. Мисал өчен, «Түрә» (2018) хикәясендә 30 ел буе оешма башлыгы булып эшләгән зур түрәнең лаеклы ялга озатылганнан соңгы кичерешләре тасвирлана. «Базар хатыны» (1989) әсәрендә кискен драматизм, сагыш, күңел китеклеге, бәндә рухының ярлылана баруы белән очрашабыз. Язучы әсәрнең үзәгенә авыр язмышлы, киләчәккә ышанычын югалткан, матди яктан зәгыйфь геройны куя. Хуҗаның дустын үзе дә белмәстән төрмәгә утырткан журналист Алия эштэн куыла. Энисе hэм улын тэрбиялэгэн Алия, исемен Галиягэ узгэртеп, «кеннекен-кенгэ ялгап барырлык» кына тубэн хезмэт хакы алып, базарда сату итэргэ мэ^бур. Язучы аныц хис-кичерешлэрен, уй-еметлэрен, рэн^Y-эрнYлэрен тергезэ.

Ата-ана белэн бала арасындагы терле менэсэбэтлэр «Жэза» (2001), «Эти-и!» (2017) h.б. эсэрлэрдэ чагылыш таба. «Жэза» хикэясендэ ир белэн хатын аерылышканда улларыннан баш тартып, Нәгыймне үз балалары булмаган гаилэгэ тапшырсалар, «Эти-и!» хикэясендэ балалы Илhамиягэ йортка кергән Камил Булатны үз әтисе кебек тәрбияләп үстерә, өен сатып аягына операция ясата, машинасын бүләк итә. Әсәрләрнең азагында геройларның үз җәзаларын алуы (әтисе ялгышлык белән Нәгыймнең тормышын өзүе, Хәтирәне акылга сай кызы кыйнап гомер итүе («Җәза»), Булатныц Камилне картлар йортыннан табып алып тэрбиялэве («Эти-и!»)

язучыныц фикер-нэсихэтен узенэ туплый. Гомумэн, «гамэл - ^эза» схемасы эдибэнец бетен и^атын кисеп уза.

Эйтик, «Уен» (2001), «Y4» (2013), «^ебегэн» (2017), «Кул» (2017) h.6. хикәяләрдә игътибар үзәгенә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр чыга һәм, нигездә, әхлаклылык мәсьәләсенә кагылына. Геройларның кешелек асылын язучы сынаулар аша уздырып сыный. Мисал өчен, «Үч» әсәренең төп герое Нурбикә балдаклар алырга барганда автофаҗигагә тап була, гомерлек гарип калу куркынычы туа, булачак ире, уртак малны уз исеменэ яздырып, бар акчаны алып китә. Нурбикә сынау алдында сыгылып төшми, ихтыяр көчен җыеп аякка баса, таланган бизнесны торгыза, аңа үч алу өчен форсат та табыла. Байлыгын югалтып, гарип калган ир, хатыны тарафыннан ташланып, үз өенең идәнен җыештырган хатынга өйләнеп, караңгы бер авыл еендэ ачлы-туклы тереклек итэ. Байлыкныц калган кадэресе дэвалау ечен тотылган, тернәкләнү өчен тагын ике миллион сум акча кирәк. Машинасы белән буранда адашкан хатынны сукмак шул йортның капкасына китереп тери. Укучы чишелешнец кетелмэгэн тегэллэнешенэ тап була - Нурбикэ, кыйммәтле чит ил машинасын сатып, ике миллион сум акчаны Илгизәргә дәвалану өчен калдырып китә. Автор идеалын чагылдырган герой дошман саналасы адәм алдында да кешелек сыйфатларын, әхлагын саклап кала, яманга - яхшылык белэн ^авап кайтара.

«Манара» (1989), «Менэ шулай, курше» (2017), «Бурыч» ( 2000) әсәрләрендә язучы бүгенге көннең хаталарын үткәннәрдән эзли, гадәти булмаган ситуацияләр тудыра. «Менә шулай, күрше» хикәясендә Тимерханның күршесе Шәрәфне дошман күрүенең сәбәбе ерак совет чорына барып тоташа. Шәрәфнең бабасының яла ягуы аркасында Тимерханның бабасы һәлак була, әбисе кечкенә оныгы белән киленен тәрәзәдән чыгарып ^ибэрэ, алар зур авырлыклар белэн исэн кала. Тимерханныц вакыт-вакыт мылтыктан өч тапкыр ядрә җибәрүе үткәннәрнең кайтавазы кебек кабул ителә, явызлыкның да онытылмавын искәртә. «Манара» әсәренең төп мәгънәсе исеменә яшерелгән. Колхоз рәисе Нурулла авыл советы башлыгы

Зарифулланы, мәчет салдыруын районга хәбәр итеп, төрмәгә утырттыра; манараның аен урлап, әлеге эштә Зарифулланы гаепләп, авыл халкы алдында каралта. Картлык көннәрендә Нурулла – ялгыз, урланган айны урынына алып менгәндә, манара ишелә, ир аска оча. Геройның аяныч үлеме - кылган гөнаһлары, халыкның күз яше, каргышы нәтиҗәсе.

Кайвакыт язучының хикәяләре гадәти бер вакыйгага корыла: вакыйга эченә тыгыз, киеренке хис-кичерешләр тупланмасы сыйдырыла, тирән фикер җиткерелә. Кеше бәхете, ялгызлык, хыянәт һәм тугрылык, гомерлек мәхәббәт мәсьәләләрен үз эченә алган «Күңел» (2005) хикәясендә бер көн эчендә Миңҗамал йортында булган вакыйга (Минһаҗның Миңҗамалны күрергә килүе, соңрак гармунда уйнавы һәм, атны бар көченә чаптырып, авылларына кайтып китүе) сурәтләнә. Минһаҗ – җиде ел элек хатынын җирләгән, ләкин үз хатынын чын күңеленнән яраткан, гомере буена аңа тугры ир-ат. Әсәрдә сюжет урынын бик нечкә кичерешләр күчеше ала, бу вакытта персонажның гармун уйнавы аның эчке дөньясын ачарга ярдәм итә, ялгызлыгын, сагыш хисен, әсәрнең эмоциональлеген тагын да көчәйтә.

Күрәбез, язучы тарафыннан оста кулланылган поэтик алым һәм чаралар (каршылыклар, ачкыч-билгеләр, күренеш-детальләр, охшаш яки контраст образлар куллану, хисләрне яшерү алымы, көтелгән хәлләрнең киресе булуы, портрет, геройның сөйләм үзенчәлекләре, символлар) чынбарлык тудыруда әһәмиятле. Алар чынбарлыкны тулы күз алдына бастыруга хезмәт итә, язучының теле, язу стиле-иҗади сурәт тудыру осталыгын билгели.

Файдаланылган әдәбият:

Список литературы Н.Гыйматдинованың 1989-2020 елларда иҗат ителгән хикәяләрендә поэтик алымнар

  • Гыйматдинова Н. Икебезгә дә авыр: Повестьлар һәм хикәяләр. Казан: "Идел-Пресс" нәшр., 2002. - 351 б
Статья научная