Н.Гыйматдинованы 1990-2020 еллар прозасында модернистик тенденциялр

Автор: Ситдыйкова Ч.Ф.

Журнал: Теория и практика современной науки @modern-j

Рубрика: Основной раздел

Статья в выпуске: 12 (66), 2020 года.

Бесплатный доступ

Мәкаләдә Н.Гыйматдинованың 1990-2020 еллар прозасында мифологизм чагылышы өйрәнелә. Әсәрләрдә мифологик сюжет, мифологик образ, архетипик образ, символик детальләр һ.б. бирелеше анализлана.

Проза, мифологизм, мифологик сюжет, мифологик образ, архетипик образ, алым

Короткий адрес: https://sciup.org/140275171

IDR: 140275171

Текст научной статьи Н.Гыйматдинованы 1990-2020 еллар прозасында модернистик тенденциялр

  • Н.    Гыйматдинова иҗатының киң катлау укучылар аудиториясен яулап алуы 1980 еллар ахырына туры килә. Аның гадәти булмаган вакыйгалар һәм геройлар тудырган повестьлары татар эдэбиятында ер-яца CY3 булып кабул ителә, тематик һәм фикри яңалык белән бергә, каләменең иҗат осталыгы ягыннан камиллэшYе турында сейли. Н. Гыйматдинова тирэн сэяси-иҗтимагый кризис, үзгәрешләр шартларында башка кешеләрдән,

җәмгыятьтән читләшкән шәхес кичерешләрен, хисләрен, кәефен ачып бирүне беренче планга чыгара: бу чор иҗатында психологизм аеруча көчле. Геройны характер буларак күрсәтүдә эчке халәт үзгәреше: күңел төшенкелеге, читлэшY, битарафлык, курку, икелэнY, жаваплылык, ялгызлык, емет eзY, авыру, Yлем кебек категориялэр-тешенчэлэр мehим урын алып тора.

Бу Yзгэрешлэр «Сихерче» (1989) повестеннан башланып китэ. Анда язучы, татар эдэбияты ечен Yзенчэлекле — табигый дэвалау сэлэтенэ ия хатын-кыз образы тудырып, теп игътибарын табигать-кеше, Сэвилэ-кешелэр каршылыкларына юнәлтә. Әсәрнең әлеге сыйфатын ассызыклап, Р. Гыйлажева болай дип яза: «Язучы табигать белэн кешелек жэмгыяте арасындагы каршылыкны бөтен кискенлеге белән укучылар күз алдына бастыра... Авторныр героинялары - табигать белэн кешелэр арасында бэйлэYче чылбыр, арадашчы» [2, б. 175].

Чыннан да, элеге гадэти булмаган героиня - табигать баласы образы ярдэмендэ табигатькэ жавапсыз карауныр hэм аныр бетенлеген жимерYнер бик зур югалтуларга китерүе күрсәтелә, бу фикерне бөтен тулылыгында ЖиткерY ечен мэжYcилек фэлсэфэсенэ мерэжэгать ителэ. Беренче карашка болынга терлек кертY, басу-кырларга сипкэн ашлама - гадэти хэл кебек. Язучы мора героиня кузе белэн карарга мэжбYP итэ: ашлама сиптерелгэн, тапталган болында күп кенә үсемлекләр харап булган, бөҗәкләр юкка чыккан. Табигать белэн гармониядэ яшэY мотивы язучы эсэрлэрендэ урнашып кала, алга таба да терле яклап шэрехлэнэ.

Сэвилэ hэм тирэ-юньдэгелэр арасындагы каршылык табигатькэ, гомумкешелек кыйммәтләренә төрле карашта булуларыннан, яшәү мәгънәсен терлечэ арлауларыннан килеп чыга. Сэвилэ яшьтэшлэре, кYршелэре, авыл һәм шәһәр кешеләре белән бәхәскә керә. Аның өчен табигать белән гармоник мөнәсәбәттә тору, матурлыкны, бөҗәкләрне, «мең төрле шифага ия» булган Yлэннэрне саклап калу - яшэY мэгънэсе, яшэY чыганагы. Кызу хэрэкэт, актив тормыш кeтYче битараф халык аны арларга телэми. Кешелэр геройныр табигать өчен борчылуын тилелек дип кабул итәләр, «сихерче», «күз буячы»

дигән исемнәр тагалар. Бу хәлнең сәбәбен дә әдибә кешеләрнең табигый асылыннан ераклашуында курэ.

Повестьларда геройлар чиктәш халәттә, сынаулар аша узу вакытында сурэтлэнэ. Эйтик, «Буре каны» (1990) повестенда урманчы Аю-Кэримнец баласы бик зәгыйфь булып туа, юктан гына үлми кала, үсә төшкәч тә «энкэсенец итэгенэ тотынып йери». Кечкенэ, ^ебегэн, мескен, куркак, кызлар кебек елак Рамазанны авыл малайлары да кыерсыта. Бу хәлгә бик борчылган ата, баланыц холкын узгэрту максаты белэн, улына буре каны эчерэ.

Эмма узен табигать-урман ху^асы итеп тойган Кэримнец бу адымы, ахыр чиктэ, тискэре нэти^элэргэ китерэ. Беренче карашка, малайны үзгәртергә, көчле, ирекле итәргә өметләнгән ата теләгенә ирешә: бала өйгә елап кайтмый, башка малайлар белән сугыша, яшьтәшләре аннан курка. Эмма тора-бара Рамазан учлекле, явыз кешегэ эверелэ. Ул укуын уцышлы тәмамлый, ялагайлык, кирәкле кешеләр белән дус булу аркасында «өскә» кутэрелэ, газета редакторы итеп эшкэ урнаштырыла, телэге - килэчэктэ министр булу. Моның өчен ул барысына да әзер. Рамазан бүре, ерткыч кебек фикер йертэ. Ул сейгэн кызын ташлый, Фаяны кечли, Акчурин улеменэ сэбэпче була. Вакыйгалар барышы язучы фикерен ачык чагылдыра: кеше -табигатьнең бер кисәге генә, аның акыл көче табигатьне җиңүгә, буйсындыруга түгел, ә дөрес файдалануга юнәлтелгән булырга тиеш. Киресенчә икән, табигать кешедән каты һәм рәхимсез үч алачак. Әсәрдә табигать узенец табигый яшэешенэ тыкшынучыларны каты жрзалый: гөнаһсыз җанварның җанын кыеп аякка бастырылган Рамазан Закировның улеме буредэн була. Кеше ялгышын табигать узе тезэтэ.

«Тамга» (2004) повесте да охшаш идеягэ буйсындырылган. Эсэрдэ бу укену, шуныц аша угет-нэсихэт биру тесен ала. Сау-сэламэт аучы кисэк кенэ урын естенэ кала: «Баскан саен аяк астында ^ир калтыратган сау-сэламэт ата, «йөрәк пешә» дип, өч көн ятакта аунады һәм бер сәер гадәте белән өнне алды. Төннәрен ул саташып бүре булып улый, бу улау җәйге авылның котын очыра иде» [1, б. 70]. Yлэр алдыннан Миннехан улына бYрелэргэ тимэскэ куша. Табигатькэ зыян салган ечен YкенY мотивы аша кеше табигать белэн гармониядэ яшэргэ тиеш дигэн фикер раслана.

Язучы ирреаль кYренешлэр ярдэмендэ гадэти булмаган яшэY модельләрен тудыра, бу вакытта мифологик образлар һәм детальләр, мәҗүси фикерлэY Yзенчэлеген куллана. Эсэрлэрдэ тормышчан сюжет сызыгы белэн янэшэ мифологик сюжет сызыгы урнаша. КYпвакыт чынбарлык фонында романтик геройлар үзәккә куела, алар, бер яктан, язучыга ике төрле тормыш моделе төзергә мөмкинлек бирә (әйтик, авыл һәм урман); икенче яктан, автор мөнәсәбәтен җиткерү өчен кирәк. Язучы геройларын «чистарта», идеаллаштыра, рухи дөнья кайгысы белән генә яшәүче, материаль ваклыклардан естен, саф hэм изге ^аннар дэрэ^эсенэ кYтэрэ [3, б. 110]. Сара hэм Арыслан («Ак торна каргышы», 1993), Хаят («Пэри утарында», 1996), Камилла («Китэм, димэ», 2001) шундыйлардан.

«Пэри утарында» эсэрендэ 1980-1990 еллар ^эмгыятендэге кYп каршылыклар тасвирлана, Рестэм hэм аныц иптэшлэренэ бэйле рэвештэ эчкечелек, эхлаксызлык, мэрхэмэтсезлек кебек тискэре сыйфат-кYренешлэр сатирик бэялэнэ. БYрелэр теркемендэге вакыйга-хэллэрне тасвирлау мифологик сюжет сызыгын хасил итэ. Кешелэр (Хаят Нэм Рестэм) hэм бүреләр (Сорыкай һәм ак бүре) язмышы янәшә үрелеп бара. Әсәр аяныч тәмамлана: кешеләр Хаятнең яшәү урынын юк итә, утар җир белән тигезләнә. Хатынныц килэчэге билгесез, ул юкка чыга. Язучы тарафыннан кулланылган яшерY, эйтеп бетермэY алымы укучыны геройныц язмышы хакында уйландыра, терле фикерлэргэ этэрэ. Фа^игагэ китерYче теп сэбэп -«теркем»нец (кешелэр теркеме - ^эмгыять, бYрелэр теркеме - ыру) Хаятне, ак бүрене кабул итмәве. Язучы кешеләр җәмгыятен бүреләр өере белән чагыштыра. Нигездә, икесе дә үзләренә охшамаганнарны, аерылып торганнарны, конкретрак әйткәндә, шәхесне юк итәргә сәләтле. Язучының идеалы булган Хаятнец ^эмгыятькэ капма-каршы куеп сурэтлэнYе хэзерге тормышның тоташ караңгылыктан, пычраклыктан, явызлыктан торуын ассызыкларга ярдәм итә.

«Ак торна каргышы» әсәрендә дә 1990 еллар авыл тормышы, чор кешеләренә хас сыйфат-билгеләр (битарафлык, комсызлык, азгынлык, әхлакый кыйммәтләрнең үзгәрүе, җәмгыятьтәге бозыклык, башкаларга иярү һ.б.) ачыла. Саф, чиста күңелле, кешеләргә яхшылык кына кылган укытучы Сара авырып, берәүгә дә кирәксез булып кала; ул урын өстендә, үлем көтеп яшәргә мәҗбүр. Мифологик сюжет сызыгы – кешеләр һәм торналар арасындагы мөнәсәбәтләр үсү тарихы. Гүзәллек һәм сафлык символы булган пар торна Сараны яшәүгә кайтара, аякка бастыра. Әсәр азагында авыл кешеләре, азгынлык мәгънәсе салып, торналарның берсен кыйнап үтерә. Бу фаҗигагә табигать көчле давыл белән җавап бирә: язучы җиргә килгән апокалипсисны күрсәтеп, ахырзаманга китерүче сәбәпләрне билгеләп, кешелекне киләчәк хакында кисәтә.

«Болан» (1995) повестенда табигать-кеше каршылыгы мәхәббәт тарихы аша ачыла. Акчәч - табигать сакчысы булса, Рыскол – аучы, ул киек-җанвар атып көн күрә. Ирнең нәселенә ул һәлак иткән җан ияләре каргышы төшкән. Әбисе Сузгынның кисәтүенә колак салмыйча, Акчәч Рысколны коткарып калырга ниятли: боланга әверелеп, көн дә аның юлына аркылы төшә. Урманда асыл болан күрү, аны ату теләге аучының сөйгәненә биргән вәгъдәсеннән дә, мәхәббәттән дә көчлерәк булып чыга. Мөнәсәбәтләр аяныч тәмамлана: сөйгән кешесенең гомерен коткару хакына Акчәч үзен корбан итә, Рыскол болан-Акчәчне атып үтерә. Шул рәвешле әсәр нигезенә салынган ике төрле караш, яшәү фәлсәфәсе бәрелеше тормышның фаҗига булуы турындагы нәтиҗәгә ишарә ясый.

Язучының осталыгы текстны башкача уку мөмкинлекләрен дә күрсәтә. Бу яктан, әсәрдәге мифологик сурәт гаҗәеп үзенчәлекле. Хуҗалар тавы -җаннарның сафлыгын саклап торучы, табигатьнең, җирнең язмышы өчен җаваплы урын. Тауда ак һәм яшел күлмәкле изгеләр яшәеш итә, алар күп очракта табигатьне кыерсытучылардан үч ала – аларны үлемгә этәрә.

Тау образына байле равешта анимизм куренеше, кешеда гена тугел, терле предметларда, Yланнарда, ^анлекларда да ^ан бар диган караш урын таба. Тау туфрагына багышлау, терле йолалар (иманга, тауга, изгеларга мера^агать иту, тауга буз киеп мену, 40 адымга - 40 телак телаY h.б.), акияти-мифологик затлар, айтик, кайбер терки халыкларда тотем хайван булып саналган ак елан образы бирелеше мәҗүсилек концепциясен язучыныд башка асарларе белан чагыштырганда да тулырак, сабап-нати^а байланешенда адлатырга мемкинлек бира.

«Күке төкереге» (1995) әсәрендә төп сюжет сызыгы бөтенләй башка юналеш ала: ул кара hам ак, сихер hам дин фалсафасе барелешена корыла. Авылда сихерче Карачутыр hам им-том белан давалаучы дини карчык Акъани яши. Язучы сихерче-имче-белекчелар тормышын, алар хакындагы уйлануларны яда чынбарлыкка аверелдера: шомлы, ямьсез, куркыныч, бозым-чир-сихерле, карадгы Карачутыр деньясы hам тыныч, матур Акъани деньясы. Ике карчыкныд кенкуреше бер-берсена каршы куела. Карачутыр йортындагы каралык - Акъәни йортындагы аклык, Карачутыр сихеренең -чиркангыч, Акъани имлаY-ешкерYларенед мавыктыргыч булуы, Акъанинед кен белан, Карачутырныд тен белан яшаве - болар барысы да сюжеттагы ак hам караны, яхшылык белан явызлыкны алдан ук аерып куя.

Мондый асарларда язучыныд геройлары архетипик образ-модельлар хасил ита. Рациональ тормыш та^рибасе hам милли гореф-гадатлар сакчысы, ата-бабалар, елкан буын мирасын тапшыручы, халык акылын гаудаландерган Беек ана (изге карчык) архетипибы Акъани («Куке текреге»), Сузгын («Болан»), Камәр карчык («Ут күбәләге»), Шарлотта («Китәм, димә») һ.б. образларда калка. Идеаллаштырылган узак героинялар табигать белан янашалекта суратлана.

Язучының бер төркем әсәрләрендә абсурд, реаль һәм ирреаль дөньяларны аерып булмый торган пародоксаль ситуация тудырыла, кеше ышанмаслык халлар тасвирлана. Эйтик, «Тамга» (2004) асаренда Сәфринәнең кечкенә улына карата битарафлыгы соң чиккә җиткереп сурәтләнә: анасы тарафыннан кыш көне суык ызбада ташланган 3-4 яшьлек бала эт имеп көн итәргә мәҗбүр. Әлеге чынбарлыкта булган хәлләр баланың атасы Нурихан тарафыннан саташу кебек кабул ителә.

Моңа охшаш ситуация Н. Гыйматдинованың «Елан» (1998) повестенда да чагылыш таба. Фәһимә байлык өчен газиз баласыннан баш тарта. Язучы ана-бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә ата-ананың доминант ролен, шул ук вакытта ананың түбән дәрәҗәгә төшүен ассызыклап, бүгенге көн афәтен күрсәтә, чаң суга.

Әсәрләрдә төшләнү, саташу алымы теге һәм бу дөньяны, реальлек һәм ирреальлекне тоташтыручыга әверелә. «Каракош» (1995) әсәрендә төп геройның төшләре реаль тормышта кабатлана, ә реаль күренешләр шул дәрәҗәдә фантастик, ышанмаслык, хәтта герой әлеге хәлләрне төш кенә дип исәпли, төштәге хәлләрне өн дип уйлый.

Шулай итеп, Н. Гыйматдинованың иҗат дөньясында мифологик мотивларга һәм геройларга, төш, саташу, вакыт белән уйнау кебек психологизм алымнарына өстенлек бирелә. Геройлар гадәттән тыш вакыйгалар эчендә сурәтләнә, бер үк вакытта язучы ияләнгән һәм сәер хәлләрнең, гаҗәеп вакыйгаларның, төрле вакыт (бигрәк тә үткән һәм бүгенге), яшәү рәвеше, язмышларның кушылмасын хасил итә белә. Аның иҗат тәҗрибәләре татар әдәбиятында билгеле бер үзгәрешләр китереп чыгара.

Список литературы Н.Гыйматдинованы 1990-2020 еллар прозасында модернистик тенденциялр

  • Гыйматдинова Н.М. Бер тамчы ярату: повестьлар, хикәяләр. Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. 351б.
  • Гыйлаҗева - Хәмидуллина Р. Сихерчеләр кирәк дөньяда // Казан утлары. 1994. №4. 175 б.
  • Заһидуллина Д. Яңа дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык). Казан: Мәгариф, 2006. 255 б.
Статья научная